Быел Татарстанда “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында моңа кадәрге “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты буенча 2024 елда башланып киткән эш – юллар һәм күперләрне төзекләндерү дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Әлки районында Алексеевск – Высокий Колок автомобиль юлы (4,4 чакрым озынлыкта) капиталь төзекләндереләчәк. Бу эшне “Алексеевскдорстрой” оешмасы башкара.
Моннан тыш 6 күпердә төрле эшләр дәвам иттереләчәк. Биредә сүз Алексеевск районында Муслюмкино – Биләр автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күперне реконструкцияләү (89 погонлы метр) һәм Менделеевск районының Камай авылында Возжайка елгасы аша күпер (47,6 погонлы метр) төзекләндерү турында бара.
Шулай ук Кайбыч районында Олы Кайбыч – Камыл автомобиль юлында Бәрле елгасы аша күпер, Кукмара районында Кукмара – Шәмәрдән – Янцобино – Олы Сәрдек – Тырыш автомобиль юлында Нурминка елгасы аша, Сарман районы Сарман авылында Минзәлә елгасы аша, Чистай шәһәре Бутлеров урамында Берняжка елгасы аша күперләр капиталь төзекләндереләчәк.
“Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты кысасында үткәрелгән чаралар авылда яшәүчеләргә социаль хезмәтләр һәм башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген арттырды, керемнәре үсүгә йогынты ясады. Күпләрнең тормыш рәвеше үзгәрде, яңа мөмкинлекләре пәйда булды. Бу эш “Тормыш өчен инфраструктура” яңа илкүләм проекты кысасында да дәвам итәчәк”, – ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез