Татарстанда илкүләм проект буенча «Земство тренеры» программасы гамәлгә кертелә

26 августта Россия Хөкүмәте карары нигезендә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына яңа юнәлеш – «Земство тренеры» программасы кертелгән. Максаты – 50 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләрдә һәм авылларда физик культура һәм спорт өлкәсенә квалификацияле белгечләр җәлеп итү.

Татарстанда программа киләсе елдан эшли башлаячак. Анда югары яки урта һөнәри белемгә ия булып, физик культура һәм спорт оешмасы белән тулы ставкага хезмәт килешүе төзегән һәм яңа урында кимендә 5 ел эшләргә әзер булган укытучы-тренерлар һәм инструктор-методистлар катнаша.

Авыл җирлегенә һәм кечкенә шәһәрләргә күченгән белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү бирелә. Татарстанда 2026 елга программаны гамәлгә ашыруга барлыгы 42 миллион сум бирелгән.

«Земский тренер» программасын гамәлгә кертү спорт өлкәсендә кадрларга кытлыкны бетерү зарурилыгына бәйле. Россия Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу өлкәгә 2,967 белгеч җитми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре