Газетага язылу

Татарстанда илкүләм проект кысаларында 200 чакрым юл төзелә һәм төзекләндерелә

Республика юлларында быел 93 миллиард сумлык эш башкарыла.

Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиард сумга күбрәк. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында гына да 200 чакрым автомобиль юлы төзелә һәм капиталь дәрәҗәдә ремонтлана. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министр урынбасары Рәнис Фәйзуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, быел илкүләм проект кысасында 154 объектта юл эшләре башкарыла. Төбәк һәм җирле әһәмияттәге 200 чакрымнан да артык автомобиль юлларын, шулай ук 600 метрга якын күпер корылмаларын файдалануга тапшыру күз уңында тотыла. Бу максатларга 20,8 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 11,3 млрд сумы – федераль акча булса, 9,4 млрд сумын Татарстан бюджеты бирә. Рәнис Фәйзуллин әйтүенчә, төбәк әһәмиятендәге юлларны һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүгә аерым игътибар бирелә. Эшләр 85 объектта башкарыла. Монда сүз 76 юл һәм 9 күпер корылмасы турында бара. Татарстан федераль акчага гына өметләнүчеләрдән түгел. Кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен, республика үз бюджетыннан өстәмә 1,4 млрд сум бүлеп биргән.

Яңа юллар төзелеше хакында сүз чыкканда Татарстанның өч төп шәһәр агломерациясе – беренчеләр рәтендә. Быел Казан, Чаллы, Түбән Кама юл челтәрен тәртиптә тотуга республика бюджетыннан 5,2 млрд сум акча алганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре