Газетага язылу

Татарстанда илкүләм проект кысаларында елга аша күпер ремонтланды

Татарстан Республикасы Лениногорск районында Иске Куак – Куакбаш автомобиль юлының 3,7 километрында урнашкан Куак елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалды.

Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Муниципаль районнарда күперләрне ремонтлау юнәлешендә актив эш алып барыла. Ясалма корылмаларның торышын яхшырту төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерә һәм республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыра», – дип белдерде министрлыкның автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов.

Эшчеләр күпернең машиналар йөри торган өлешенә монолит тимер-бетон материал түшәгән. Алар шулай ук деформацияле җөйләр, күпердә һәм аңа керү урыннарында су агызу җайланмалары, чистарту корылмалары һәм су агызу улаклары урнаштырган . Моннан тыш, күтәрмә конусларны монолит тимер-бетон материал белән ныгытканнар. Ясалма корылманың озынлыгы – 37 метр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре