Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов хәбәр иткән.
«Бөтен программага 80 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде, шуларның 50,9 миллиард сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелде», - дип сөйләде ул.
Казан агломерациясендә сигез елда 540 километр чамасы юл, шул исәптән 133,4 километр урам-юл челтәре участоклары ремонтланган. Чаллы агломерациясендә 333 километр чамасы юл ремонтланган, шуларның 74 километры – урам-юл челтәре.
Түбән Кама агломерациясендә 43километрга якын юл, шул исәптән 24 километр урам-юл челтәре норматив хәлгә китерелгән. Моннан тыш, бу чорда 803 километр тирәсе төбәк юллары ремонтланган.
Татарстан 2017 елдан «Сыйфатлы имин юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты. 2019 елдан ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары», ә соңрак «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектының бер өлеше булды.
«Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектына алмашка быел «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты гамәлгә кертелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез