Татарстанда илкүләм проектлар буенча еллык планның өчтән ике өлеше үтәлгән

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны актив төстә тормышка ашыру дәвам итә. Быел тугыз ай эчендә 11 илкүләм проект акчага салып исәпләгәндә 29,3 миллиард сумга үтәлгән. Бюджетта быелга каралганның 66,4 процентын тәшкил итә бу. Татарстан Финанс министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Түбәндәге юнәлешләргә иң күп акча тотылган:
• «Гаилә» – 11 млрд сум,
• «Яшәү өчен инфораструктура» – 9 млрд сум,
• «Яшьләр һәм балалар» – 4,8 млрд сум,
• «Озын һәм актив гомер» – 3,1 млрд сум.

Моннан тыш «Кадрлар», «Экологик иминлек», «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектлары 796,6 млн 455,9 млн һәм 120,9 млн сумга үтәлгән.

2025 елга Татарстан бюджетында 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга барлыгы 44,1 млрд сум каралган. Шуның 24,1 млрд сумы – федераль бюджеттан, 20 млрд сумы – республика бюджетыннан.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга һәм төбәкнең социаль, икътисадый, инфраструктура өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре