Газетага язылу

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 53 миллиард сум акча биреләчәк

2026 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 53 миллиард сум акча юнәлдерергә ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң күп акча түбәндәге проектлар өчен каралган:
«Яшәү өчен инфраструктура» - 19,1 миллиард сум;
. «Гаилә» – 17,7 миллиард сум;
. «Яшьләр һәм балалар» - 7,6 миллиард сум;
. «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» - 2,8 миллиард сум;
. «Пилотсыз авиация системалары» - 2,0 миллиард сум;
. «Озын һәм актив тормыш» - 1,8 миллиард сум;
. «Экологик иминлек» - 933,6 миллион сум;
. «Туризм һәм кунакчыллык» - 500,8 миллион сум;
. «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» - 499,1 миллион сум.
Әлеге акчаларның 28,8 миллиард сумы - федераль, ә 24,2 миллиард сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре