hh.ru Поволжье директоры Альбина Султанова хәбәр иткәнчә, ел эчендә бу күрсәткеч 22 процентка арткан.
Хезмәт хакы күләме буенча икенче урында машина йөртүчеләр – 140 мең сум (узган ел белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк). Төрле эш башкаручыларга уртача 102 мең сум тәкъдим итәләр (үсеш – 23 процент).
11 ай нәтиҗәләре буенча, иң кирәкле белгечләр сату буенча менеджерлар да бар. Алар өчен 21,5 мең вакансия урнаштырылган. Сорау зур булса да, эш бирүчеләр аларга 98 мең сум гына түләргә әзер (үсеш – 17 процент).
Тәкъдимнәр саны буенча икенче урында – сатучылар һәм кассирлар (18,6 мең вакансия), өченче урында – call-үзәк операторлары (12,3 мең вакансия). Аларга 52,1 мең (үсеш – 6 процент) һәм 51,5 мең (үсеш – 14 процент) сум хезмәт хакы әкъдим ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез