2025 ел башыннан Татарстанда иң күп сатыла торган яңа машина LADA Granta булды. Гыйнвардан августка кадәр республикада әлеге модельдәге 6 395 автомобиль сатылган. Бу хакта «Татар-информ»га «Автостат» агентлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Азат Тимерханов хәбәр итте.
Татарстанлылар арасында популярлык буенча икенче урында LADA Vesta (2 736 данә). Haval Jolion сату буенча лидерлар өчлеген йомгаклый (1 843 данә).
«Топ-5кә шулай ук LADA Niva Legend – 1 195 данә, һәм CHERY TIGGO 7 PRO MAX – 973 сатылган автомобиль кергән», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Рейтингның 6-10нчы урыннарында LADA Largus VP (962 данә), Chery Tiggo 4 (950), Changan Uni-S / CS55 Plus (946), LADA Niva Travel (900) һәм Chery Tiggo 4 PRO (808) урнашкан.
«Татарстанда 2025 елның 8 аенда барлыгы 35 453 яңа автомобиль сатылган», – дигән Тимерханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез