Газетага язылу

Татарстанда иң күп сөт сауган районнар билгеле булды

Татарстанда узган ел сөт җитештерү күләме 2 млн 370 мең тоннага җиткән. Әлегә якынча күрсәткечләр әнә шундый.

2024 ел белән чагыштырганда, арту – 83 мең тонна. Сыерлар да күбрәк сөт бирә башлаган: бер сыердан уртача савым 8830 килоны тәшкил итә. Бу – 2024 ел белән чагыштырганда 556 килога күбрәк дигән сүз.

Узган елның унбер ае йомгаклары буенча иң күп сөтне Мамадыш районындагы «Продпрограмма» АПК» җәмгыяте (94,4 мең тонна), Минзәлә районындагы «Камский Бекон» җәмгыяте (75,8 мең тонна), Кукмара районындагы «Вахит» хуҗалыгы (47,3 мең тонна), Әлки районындагы «Красный Восток – Агро» җәмгыяте (41,5 мең тонна), Бөгелмә районындагы «Северная Нива Татарстан» җәмгыяте (39,8 мең тонна), Азнакай районындагы «Союз Агро» җәмгыяте (34,9 мең тонна), Саба районындагы «ПМК» җәмгыяте (30,9 мең тонна), Яшел Үзән районындагы «Красный Восток – Агро» җәмгыяте (28,7 мең тонна), «Август – Мөслим» (26,3 мең тонна) һәм «Азнакай» җәмгыяте (24,1 мең тонна) җитештергән.

– Бүген республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына сөт буенча нормадан 61 процентка, ит буенча – 18, йомырка буенча 32 процентка күбрәк җитештерәбез, – диелә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

 

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сөтчелек комплексларын төзү дә зур роль уйный. Узган ел, мәсәлән, 10 мең 176 баш терлеккә исәпләнгән 18 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды. Иң зурлары – Кайбыч районындагы «Август – Кайбыч» (3700 баш), Кукмара районындагы «Вахит» хуҗалыгы (1002 баш), Әгерҗе районындагы Сәетов фермер хуҗалыгы (700 баш), Балтач районындагы «Маяк» (600 баш) һәм Арча районындагы «Кызыл Яр» (500 баш). Моннан тыш, унбиш мең баш сыерга исәпләнгән 19 инвестиция проекты тормышка ашырыла.  

 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

  

  

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре