Татарстанда иң зур хезмәт хаклары тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле булды

Быел көзен Татарстанда эш бирүчеләр төзелеш тармагында иң зур хезмәт хакы тәкъдим итә. Баш инженер һәм монтажник аена 200 мең сумга кадәр эшләргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” республиканың Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Транспорт һәм логистика өлкәсендә транспорт компаниясе директорына аена 150-300 мең сум, йөртүче-экспедиторга – 250-300 мең сум, автогрейдер машинистына – 250 мең сумга кадәр, йөк ташу буенча логистка – 100-300 мең сум, юл эшчесенә – 150-200 мең сум тәкъдим ителә”,– дип сөйләп үтелгән матбугат хезмәтеннән.
Сәнәгать өлкәсендә сынаулар буенча инженер – аена 250 мең сумга кадәр, инженер-конструктор – 180 мең сум, фрезеровщик – 180-250 мең сум, шомартучы – 240-250 мең сум, токарь – 220 мең сум, электр-газ белән эретеп ябыштыручы 150-200 мең сум эшләргә мөмкин.

Медицина өлкәсендә тар белгечлеккә ия булучы табиблар өчен 200 мең сумга кадәр вакансияләр бар. IT-секторда программистларга 200 мең сумга кадәр тәкъдим ителә. Сату өлкәсендә бүлек менеджерлары 150-200 мең сум, бүлек җитәкчеләре – 200 мең сумга кадәр алып эшли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре