Татарстанда иң зур хезмәт хакы тәкъдим ителә торган вакансияләрне атап үткәннәр

Бүгенгә иң зур хезмәт хакы тәкъдим ителә торган вакансияләр рейтингында түбәндәге белгечлекләр урын алган. Проектлар җитәкчесе – 300 мең сумга кадәр, йөртүче-экспедитор – 250 мең сумнан алып, прораб – 230 мең сумнан алып, баш технолог – 200 мең сумнан алып. Эш бирүчеләр үзләренең вакансияләрен “Работа России” порталына урнаштырган.

Портал мәгълүматларына анализ ясап, шуны әйтергә мөмкин: хезмәт хакы 200 меңнән 300 мең сумга кадәр күләмдә тәкъдим ителә торган вакансияләр саны – 400дән аз гына күбрәк, 150 меңнән 200 меңгә кадәрге хезмәт хакы белән тәкъдимнәр – 900 тирәсе. Мондый хезмәт хакы башлыча токарь, шлифовщик, фрезеровщик кебек эшче һөнәрләргә туры килә. Эш бирүчеләр шулай ук йөртүчеләргә, тракторчы, экспедитор-йөртүчеләргә дә шундый ук хезмәт хаклары тәкъдим итә.

Югарыда атап үтелгән хезмәт хакларын тәкъдим итүче предприятиеләр авиасәнәгать, моторлар төзү, нефть-газ тармакларына һ.б. карый.

“Хәзерге вакытта кадрларга иң зур кытлык – җитештерү һәм сәнәгать өлкәсендә. Шуңа күрә эш бирүчеләр әнә шундый югары хезмәт хаклары тәкъдим итә”, – дип билгеләп үткән Татарстанның мәшгульлек хезмәте директоры Тимур Муллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ел башыннан бирде “Работа России” порталында Татарстан өчен 36,4 мең вакансия игълан ителгән. Тәкъдимнәрнең 30 проценттан артыграгы эшкәртү өлкәсенә туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре