Бүген Тукай районында Lifan автомобиле (рулендә 68 яшьлек ир-ат булган) автобуска килеп бәрелгән.
“Татар-информ” Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына таянып язылганча, җиңел машина рулендәге ир-ат шундук һәлак булган, пассажиры хастаханәгә озатылган.
Бәхеткә, автобустагы 30 пассажирның берсенә дә зыян килмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез