Татарстанда җиңел машина юл читенә "очкан": йөртүче эчтә кысылып калган

Кама Тамагы районында җиңел машина юл читенә “очкан”. Ике кешегә зыян килгән.

“Татар-информ” аварияне үз күзләре белән күрүчеләр сүзләренә таянып язганча, авария кичә кичен Антоновка авылы тирәсендә килеп чыккан. “Лада-Гранта”, “чыгымчылап”, юл читенә “очкан” һәм әйләнеп капланган.

“Йөртүче автомобиль эчендә кысылып калганлыктан. коткаручылар чакыртырга туры килде. Алар ир-атны машинадан тартып чыгарды”, – дип ачыклык керткән бу хәлгә шаһитлар.
“Ашыгыч ярдәм” медиклары йөртүчене һәм пассажирны хастаханәгә озаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре