Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Киләсе тәүлектә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Аз гына кар, көндез урыны белән җыңелчә генә буран булырга мөмкин.
Синоптиклар көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә җил булыр дип фаразлый. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -4...-9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә -7...-12 градус. Юлларда – бозлавык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез