Татарстанда апрель ае йомгаклары буенча инфляция 10,74% процент тәшкил иткән. Март аендагы (11,10%) белән чагыштырганда, бераз кимрәк сан бу.
“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, республикада куллану бәяләре март аендагы белән чагыштырганда – 0,25 процентка, узган елның азагы белән чагыштырганда – 3,41 процентка арткан. Товар бәяләре бер ел исәбеннән – 9,48%ка, бер айда – 0,18%ка үскән. Хезмәтләр бәясе исә бер ел исәбеннән – 14,09%, бер айда – 0,43 процентка күтәрелгән.
Азык-төлек өлкәсендәге (яшелчәдән тыш) бәяләргә килгәндә, бер елда – 13,79%, бер айда – 0,54 процентка үскән. Яшелчә продукциясе исә бер елда – 20,50, бер айда – 2,23 процентка арткан. Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарлар хакы бер елда – 4,76 процентка артса да, соңгы айда 0,39 процентка кимегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез