Татарстанда «Җиңү диктанты» 393 урында узды

«Бердәм Россия» партиясе җиденче мәртәбә «Җиңү диктанты» акциясен оештыра. Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне тикшерү буенча халыкара тарихи акция бөтен Россия һәм чит илләрдә бара. Республикада әлеге акциядә катнашу өчен 393 мәйданчык оештырылды. Шуларның берсе – Бәшир Рәмиев исемендәге ITпаркта.

IТ-парктагы диктантка Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы – һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия дата. Шуңа күрә “Җиңү диктанты” – ул бәйрәм, бу азатлык һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алу көне. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Татарстаннан гына да алгы сызыкка җиде йөз мең кеше киткән, аларның яртысы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Исән калган ветераннар сафы да кими. Без тыл һәм фронт батырлыкларын белергә һәм истә тотарга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте акциядә катнашучыларга Ләйлә Фазлыева.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре