Татарстанда 1 майдан 20 июньгә кадәр Җиңү көне хөрмәтенә багышланган чараларны иң яхшы үткәрүгә муниципаль берәмлекләр арасында видеоконкурс башланган. Бу хакта “Татар-информ” “Таткультресурсцентр” мәгълүматларына таянып яза.
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелә.. Аны Мәдәният министрлыгы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе, “Татарстанда мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурслар үзәге” оештырган.
Бәйге ике этапта уздырыла:
I этап: 1-19 майда конкурска заявкалар һәм материаллар кабул ителә;
II этап: 20-30 майда конкурс комиссиясе эшли һәм җиңүчеләрне билгели.
Конкурска 20 июньдә йомгак ясалачак.
Документлар электрон рәвештә электрон почтага (niyazkarimullin@yandex.ru) “Республиканский видеоконкурс Наименование муниципального образования” тамгасы белән җибәрелә.
Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез