Татарстанда Җиңү көненә җәмәгать транспортын бизиләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан республика шәһәрләрендә җәмәгать транспортын бизиләр. Шулай итеп, метро поездларына, автобус, трамвай-троллейбуслар, шулай ук тукталышларга әкренләп кенә Җиңү “төсе” керә.

Проектны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән берлектә гамәлгә ашыра. Татарстанда 300дән артыграк автобус, 140лап тукталыш һәм 20 берәмлек чамасы электр транспорты бизәлгән. Җәмәгать транспорты эчендә, пассажирларга илнең героик үткәнен, фронтовикларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен искә төшерү өчен Җиңү көненә багышланган видеороликлар күрсәтеләчәк. Максаты – тарихи истәлекне саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рукында тәрбияләүнең әһәмиятен күрсәтү һәм ата-бабаларыбызның батырлыгына ихтирам хисе тәрбияләү.

“Бөек Җиңү көне – илебезнең төп бәйрәме. Шуңа күрә барлык шәһәр-районнарда бәйрәм рухи сизелергә тиеш. Мондый проектлар шәһәр мохитен бизәп кенә калмыйча, тарихи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруда да мөһим роль уйный”, – ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков.
Исегезгә төшерәбез: быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "Җиңүгә 80 ел" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Бөек җиңүнеэ 80 еллыгы

Көн хәбәре