Татарстанда инвалид абыйсын буып үтергән хатын-кызны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Татарстан Югары суды Надежда Захаровага карата хөкем карары чыгарган. Ул I группа инвалид абыйсын үтерүдә гаепле дип танылган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатын-кыз 56 яшьлек авыру ир-атны буып үтергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Суд Захарованы 12 елга төрмә җәзасына хөкем иткән. Моннан тыш ул табиб-психиатрда мәҗбүри төстә дәваланачак.
“Хөкем карары белән килешмим!” – дип каршы килгән судьяга хатын-кыз.
Моңа кадәр прокурор Захарованы 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. 9 декабрьдә присяжныйлар да, үз чиратында, хатын-кызны үтерүдә гаепле дип таныган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре