Татарстанда йөк машинасы күпердән суга "очкан"

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, йөртүче исерек булган.

Буа районында йөк машинасы, күпердән “очып”, суга баткан. Бу хакта “KazanFirst” бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләрнең социаль челтәрләрдәге хәбәрләренә таянып яза.

Суга баткан машина рулендәге йөртүченең исерек булу ихтималын әйтәләр. Аның машинадан чыга алганмы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Фаҗига, Кыят авылы юнәлешендә, Зөя елгасы аша салынган күпердә булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре