Газетага язылу

Татарстанда йөк машинасы салонында мәчене кыйнаган өчен 37 яшьлек йөртүчене тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре Зәйдән йөк машинасы йөртүчене тоткарлаган. Ул автомобиле салонында мәчене кыйнаган.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Зәй шикәр заводында эшләгән ир-атның машинасы кабинасында мәчене кыйнавы турында хәбәр таралган булган.
«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, хәзерге вакытта ир-атка карата тикшерү үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре