Газетага язылу

Татарстанда йөк поезды рельслардан чыккан

Казанның Юдино станциясендә йөк поезды рельслардан чыккан.

Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөк поездының дүрт вагоны рельслардан чыккан. Авып, зыян күрүләр юк. Урында торгызу эшләре алып барыла, пассажир поездлары хәрәкәте өзелмәгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Урынга Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе чыккан. Прокуратура тимер юл транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерә. Нигез булса, чаралар күреләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре