Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Җинаять 2026 елның 3 июнендә Төньяк урамындагы йортларның берсендә кылынган. Исерек ир йоклап яткан 29 яшьлек хатынына санитайзер сипкән һәм ут төрткән.
Ялкынны туганнары сүндергән, пешкән хатынны хастаханәгә салганнар. Хәзер ир суд карары буенча 8 ел гомерен катгый режимлы колониядә уздырачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез