Әни булырга әзерләнүче студентлар учетка басканда бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендәге түләү ала алачак. Ел дәвамында бу ярдәм чарасыннан 449 кыз файдаланыр дип көтелә.
Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, студентлык чоры еш кына финанс тотрыксызлык белән бәйле, ә бала көтү өстәмә авырлыклар тудыра. Түләү бала тууга әзерлек чыгымнарын өлешчә каплау һәм финанс кыенлыкларны киметү максатыннан бирелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез