Татарстанда йөкле хатын-кызларны һәм балаларны (алты айлыклардан алып дүртенче сыйныф укучыларына кадәр) гриппка каршы вакцинацияләү бара.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быел прививка ясау гадәттәгедән иртәрәк башланган. Бу яңа уку елында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары төркемнәргә оеша башлаганчы ук аларда гриппка каршы иммунитет булсын өчен махсус эшләнә.
Сүз уңаеннан. Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанда 6806 кеше, шул исәптән 1512 бала, талпан кадалу сәбәпле, табибларга күренергә мәҗбүр булган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бу сан, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 5 процентка кимрәк. 15 кеше – талпан боррелиозы, 7 кеше энцефалит йоктырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез