Коткаручылар Әлмәт районында йөкле хатын-кызны кар «әсирлегеннән» азат иткән. Бу хакта «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Алдагы көнне кичен ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына «Болгар-2» бистәсе тирәсендә йөкле хатын-кыз утырган машинаның карга батып калуы турында хәбәр кергән. Шалтыратучы, хатынының сәламәтлеге өчен борчылып, аны Әлмәткә алып китүләрен сораган.
Коткаручылар, шунда барып, авыр хәлдә калучыларга авария-коткару автомобилендә җылы урын тәкъдим иткән. Соңыннан 1987 нче елгы хатын-кызны Әлмәткә алып киткән. Булачак анага медицина ярдәме таләп ителмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез