Газетага язылу

Татарстанда ипотека түләү буенча җыелган бурыч күләме 6,4 миллиард сумнан артып киткән

Татарстанда 1 февральгә ипотека түләү буенча җыелган бурыч күләме 6,4 миллиард сумнан артып киткән. Моңарчы күрелмәгән иң зур күрсәткеч бу.

Россия банкы мәгълүматларына караганда, әҗәт күләме бер ай эчендә – 183 миллион, ә бер елда 3,9 миллиард сумга диярлек арткан.

 

Әйтергә кирәк, республикада ипотека буенча җыелган әҗәт күләме – Идел буе федераль округында иң зурларыннан берсе. Бары тик Башкортстанда гына күбрәк – 6,8 миллиард сум.

Татарстанда яшәүчеләр алган ипотека кредитының гомуми күләмендә түләү вакыты чыккан әҗәт өлеше февраль башына 0,9% чамасы тәшкил иткән. 1 гыйнварга да күрсәткеч шундый ук булган.


Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре