Татарстанда ир-ат һәм аның улы утырган көймә әйләнеп капланган

Кичә Түбән Кама дамбасыннан ерак түгел гадәттән тыш хәл булган – көймә әйләнеп капланган. Коткаручылар хәбәр иткәнчә, анда ике кеше – ир-ат һәм аның улы булган. Алар көймәгә тотынып торалар, ярга мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар.

Урынга килгән коткаручылар 52 һәм 25 яшьлек ике ир-атны ярга чыгара. Алар медицина ярдәменнән баш тартканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре