Газетага язылу

Татарстанда ир-ат һәм хатын-кыз табиблар да бер елга контракт төзи ала

Татарстанда ир-ат табиблар да, хатын-кыз табиблар да махсус хәрби операциядә хезмәт итү буенча бер елга контракт төзи ала.

 Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләгән.

«Махсус контракт буенча хәрби хезмәт узуның махсус шартлары, шул исәптән хәрби хезмәтне бары тик медицина профилендәге хәрби вазифаларда гына узу гарантияләре, шулай ук контракт вакыты тәмамлангач хәрби хезмәттән азат ителү мөмкинлеге билгеләнә. Контрактта каралган махсус шартлар аңа өстәмә кушымтада беркетелә», - диде Егор Горячев.

Ул хәзерге вакытта ординатор, табиб-белгеч, фармацевт, фельдшер һәм башка бик күп вазифаларга ихтыяҗ булуын искәртте. Барлык вазифалар турында Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында белергә мөмкин.

Татарстанда контрактны хатын-кызлар да имзалый ала. Алар өчен төп таләп – медицина белеме булу һәм хәрби часть командирының мөнәсәбәте.

«Әгәр хатын-кыз шәфкать туташы, фельдшер яки табиб һәм аңа 45 яшь тулмаган булса, без аның кандидатурасын карыйбыз. Контрактны ул шулай ук бер елга төзи ала. Мөһим шарт - аның балигъ булмаган балалары булмавы», - дип өстәде ул.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар - бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр һәм аны контрактка алыштырырга теләүчеләр үз частеның командованиесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Әлегә чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китмәгән, әмма аны контрактка алыштырырга теләгән кешегә сайлап алу пунктына, теләсә кайсы хәрби комиссариатка яки «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча күбрәк белергә мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре