27 май иртәсендә Түбән Каманың полиция хезмәткәрләренә Корабельная урамында урнашкан "Куры гриль" кибете сатучысына хөҗүм иткәннәр дигән хәбәр килеп ирешә.
Җинаять урынына килгән полицейскийларга сатучы 7:30да кибетнең арткы ишегеннән бер ир-ат керүе һәм сатучыны идәнгә аударып буа башлавы, шул ук вакытта акча соравы хакында сөйли. Бу вакытта павильон яныннан узып барган егет сатучыга ярдәмгә килә. Хөҗүм иткән ир-ат җинаять урыныннан куркып кача.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез