Республикада җир хакы бер ел эчендә 20 процентка арткан.
Татарстанда җир кишәрлегенең бер квадрат метрының уртача бәясе бер ел эчендә 20 процентка үсеп, 60 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр җир сатып алуга карата кызыксынуын киметкән: бер елда аңа ихтыяҗ 10 процентка азайган, дип хәбәр итә Avito белгечләре.
Дөрес, быел Татарстанда җир кишәрлегенә кызыксыну артып, беренче кварталда 7 процентка үскән. Әмма бу сан илнең башка төбәкләрендәгегә караганда күпкә ким. Мәсәлән Свердловскида (+25%), Омск (+24%) һәм Новосибирск (+23%) өлкәләрендә, Красноярск краенда (+20%), Гәрчә Красноярскида җирнең бер “квадраты” бәясе инде 153 мең сумга җитсә дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез