Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичә 18:30 сәгатьтә җир өсте конструкцияләрен сүтү өчен урынга ике кран килгән, ә 7 октябрьдә 1:30 сәгатьтә корылма сүтеп алынган. Автомобильләр өчен юл ачык.
«Татар-информ» агентлыгы FAW үзбушаткычының кузовы күтәрелгән килеш хәрәкәт итеп, җир өсте җәяүлеләр кичүен җимерүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, йөк машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәм аның 30 яшьлек пассажиры зыян күргән. Пассажир хастаханәгә озатылган, машина йөртүче сырхауханәгә барудан баш тарткан. Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. Җир өсте кичүе җимерелгән мизгел видеога эләккән. Бу участокта юлны ябарга туры килгән иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез