Татарстанда Иран киносы көннәре узачак 

25-30 сентябрьдә Казанда Иран киносы көннәре узачак. "Мир" кинотеатрында халыкара кино фестивальләрендә лауреат булган фильмнар күрсәтелә.

25 сентябрьдә күрсәтеләчәк "Фәридәне табарга" фильмы (режиссерлары - Азад Муссави, Куруш Атаи) Татарстан Президентының "Кино сәнгатендә гуманлылык" бүләгенә ия булды. Анда 6 айлык вакытта ташлап калдырылган Фәридә исемле кыз язмышы сурәтләнә.

26 сентябрьдә "Пастарони" фильмын карарга мөмкин. Монда Тегеранда иң яхшы ресторан булу өчен көрәш сюжет сурәтләнә.

27 сентябрьдә күрсәтеләчәк  "Чәчләр" фильмында каратэ буенча Иранның милли командасыннан чемпионатка чакырылган кызлар тормышы тасвирлана.

28 сентябрьдә тамашачылар игътибарына авыл мәктәбе язмышы сурәтләнгән "Кыргый Джонкилс" фильмы тәкъдим ителә.

29 сентябрьдә күрсәтеләчәк "Келиле һәм Демне"фильмы джунглида ау вакытында зыян күргән ике яшь шакал  турында.

Иран киносы көннәре 30 сентябрьдә " 21 көн узгач" фильмы белән тәмамлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Иран киносы көннәре

Көн хәбәре