Эш материаллары буенча, хатын-кыз, имештер, ире даими эчә, улын эшләргә мәҗбүр итә, аны кыерсыта, дигән булып, берничә тапкыр «112» номерына шалтыраткан. Ул шулай ук баланың, әтисе белән яшәргә теләмичә, көне-төне елавын белдергән. Ә инде иренең, янәсе, улын үтереп, җиргә күмеп куюы турында хәбәр итүе уйдырмаларының чик ноктасына әйләнгән.
Ялганчы, үзеннән башка гына эшне карап тикшерү турында үтенечнамә тапшырып, суд утырышына килмәгән. Судья, материалларны өйрәнеп, хатын-кызның инде моңа кадәр дә берничә тапкыр административ хокук бозу юлына басканлыгын билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез