Татарстанда исерек хәлдә хокук бозган кешеләрне алкоголизмнан мәҗбүри дәваларга телиләр

Татарстан Дәүләт Советы ел дәвамында өч мәртәбә исерек хәлдә хокук бозган кешеләрне алкоголизмнан мәҗбүри дәваларга тәкъдим итә. Тиешле проектны алар Россия закон чыгаручылар советына юллаган. Үзгәрешләр Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 4.1 маддәсенә кагыла.

Парламент вәкилләре «судья мондый затка диагностика, профилактик чаралар, алкоголизмнан дәвалау курсы яки алкоголь бәйлелеге булган затлар өчен медицина һәм социаль реабилитация узу бурычы куярга мөмкин» дигән нигезләмә өстәргә тәкъдим итә. Документ нигезендә, судья хокук бозучы өчен медицина яки социаль тернәкләндерү оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиешле вакытны билгели. «Бу вакыт административ хокук бозу турындагы эш буенча карар үз көченә кергән көннән исәпләнә», – диелә проект текстында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре