Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 17 ноябрьдә көн дәвамында алмашынучан болытлы һава күзәтелә.

Республиканың көнбатыш районнарында, шул исәптән Казанда урыны белән юеш кар һәм яңгыр көтелә. Көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә җил. Көннең икенче яртысында һәм кичен бигрәк тә көнбатыш районнардагы юлларда көчле бозлавык.

Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2...+1, Казанда -1...+1 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре