Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар ГЭС бистәсендәге йорттан чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган 13 яшьлек кызны эзли. Үсмер 30 сентябрьдә югалган. Бу хакта “KazanFirst” “Челны поиск Василиса” хәрәкәте активистлары мәгълүматларына таянып яза.
Баланың буе – 160 см, уртача гәүдәле. Иңбашларыннан түбәнрәк төшеп торган кара чәчле, коңгырт күзле. Өеннән чыгып киткәндә ак якалы кыска яшел курткадан, зәңгәр джинсы, ак кроссовкадан булган.

“Аерым билгеләре: сул кулы чугында йөрәк рәвешендәге татуировкасы һәм сул кашында ярадан калган җөй бар”, – ди активистлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез