Бу хакта «Компас НК» эзләү отряды хәбәр итә.
Даниланы 16 октябрьдән, Даниил Задворновны 18 октябрьдән эзләгәннәр. Эзләү отрядындагылар малайларны ничек табулары турында сөйләгәннәр.
Волонтерлар хәйләгә барган һәм Даниил белән «Телеграм»да элемтәгә кергән, ә соңыннан очрашу турында килешкәннәр. Анда полиция хезмәткәрләре килгән, аннары алар яшүсмерне әнисенә тапшырган.
Икенче яшүсмер Данила Кама буенда билгесез ир-ат белән булган. Моңа кадәр шаһитлар аларны кибеттә бергә күргәннәр. Аның хезмәткәрләре Камага җыенулары турында сөйләделәр. Волонтерлар анда яшүсмерне тапкан һәм эчке эшләр идарәсенә китергән, аннан аны әти-әнисе килеп алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез