Газетага язылу

Татарстанда юл фаҗигасендә 3 айлык бала әнисенең кулында һәлак булган

Бүген – 2 октябрьдә Чистай районында коточкыч юл фаҗигасе булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Лада Калина автомобиле (рулендә 52 яшьлек ир-ат булган), каршы як полосага чыгып ( алда баручы машинаны узу өчен түгел), Лада Вестага килеп бәрелгән. Лада Калина йөртүчесе һәм салондагы 3 айлык сабый шундук һәлак булган. Әнисе сүзләренә караганда, авария вакытында сабые кулында булган. Баланы махсус бишегеннән имезү өчен алган гына булган. Шулай ук Лада Веста автомобиленең йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта биредә автоинспекторлар эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.   Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре