Казан - Шәмәрдән юлының Теләче районы өлешендә узган төндә юл һәлакәте булган.
"Хендай Гетс" белән бәрелешкәннән соң "Лада Гранта" машинасы юл читенә очкан һәм аңа ут капкан.
Һәлакәттә биш кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да булуы мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез