Татарстанда юл һәлакәтенә очрап, 161 кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларында ел башыннан 1750 авария теркәлгән. 161 кеше һәлак булган. Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, узган елның шушы ук чорындагыга караганда, юлларда куркыныч очраклар саны – 58гә күбрәк, һәлак булучылар – 7гә азрак. Аның сүзләренә караганда, июль аенда гына да 317 авария булган: 39 кешенең гомере өзелгән, 358е төрлечә зыян күргән.

Ведомство мәгълүматларына караганда, бигрәк тә каршы як юлга “очып” чыгуга бәйле аварияләр аянычлы тәмамлана. Ел башыннан бирле 136 шундый куркыныч хәл булган инде. 56 кешенең гомере өзелгән, 226сы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.

Шул ук вакытта 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 247 авария теркәлгән. 7 бала һәлак булган, 265е зыян күргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре