12 август көнне генә Югары Ослан районында авария булган. Исерек килеш рульгә утырган ир ике машина белән бәрелешкән. 9 һәм 4 яшьлек ике баланың, аларның әниләренең гомере өзелгән, тагын 5 кеше зыян күргән.
– Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Ир кешегә 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Кешенең битарафлыгы, җавапсызлыгы аркасында күпме кеше зыян күрде, сабыйларның гомере өзелде, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре быел эчкән килеш машина белән идарә итүче 6000 кешене тоткарлаган. Мондый хокук бозу өчен 45 мең сум штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Тагын бер тапкыр шундый ук хәлдә эләккән машина йөртүчегә өч елга кадәр җинаять эше яный.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез