Газетага язылу

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 15 бала һәлак булган

Россиядә ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алалар. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе 2026 елның гыйнвар-октябрь айларындагы статистиканы тәкъдим иткән.

Ун ай эчендә республикада балалар катнашында 404 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 16 яшькә кадәрге 15 бала һәлак булган, 429ы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Аларның күбесе пассажирлар һәм җәяүлеләр.

Балалар пассажирлар катнашында 126 авария теркәлгән. Аларда 14 кеше һәлак булган, 143е җәрәхәтләнгән. 13 очракта балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре бозылган.

Балалар җәяүлеләр катнашында 157 юл-транспорт һәлакәте булган, 160 бала зыян күргән. Шуларның 63е җәяүлеләр кичүендә килеп чыккан.

Балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында 125 авария теркәлгән. Бер бала һәлак булган, 124е җәрәхәтләнгән. Мондый очракларның күбесе 14–15 яшьлек яшүсмерләргә туры килә: бу яшь төркемендә 49 авария булган.

Балаларның транспорт чарасы белән идарә итүе нәтиҗәсендә тагын 23 һәлакәт булган. Алар арасында питбайк белән йөрү очраклары да бар. Бер бала һәлак булган, 22се җәрәхәтләр алган.

Статистика буенча, балалар катнашындагы аварияләр атнаның дүшәмбе көнендә ешрак теркәлә – 65 очрак. Иң куркыныч вакыт – кичке 18:00дән 19:00гә кадәр. Бу сәгатьтә 42 юл-транспорт һәлакәте булган.

Дәүләт автоинспекциясе өлкәннәрне юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре