Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше үлгән

Дүрт кеше, шуларның икесе бала, Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Тагын берсен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсендә.

"18:20 дә Әгерҗе - Кызыл бор автомобиль юлында  1995 елда туган Nissan Almera автомобилен йөртүче руль беләе идарәне югалта һәм, күпернең ян коймасын эләктереп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга, анда 1990 елда туган ир-ат идарәсендә Kia Rio белән бәрелешә. Бәрелешкәннән соң Nissan машинасын юл читенә атып бәрә һәм автомобиль яна башлый. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Nissan йөртүчесе, Kia Rio пассажирлары - хатын-кыз һәм ике балигъ булмаган бала һәлак булган", - диде ведомство әңгәмәдәше.

Шулай ук авариядә төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган Kia Rio йөртүчесе дә зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте хәлләре тәгаенләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре