Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, быел гыйнвар-февраль айларында барлыгы 360 юл фаҗигасе теркәлгән. Шул сәбәпле 52 кеше һәлак булган, 460ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.
Антирейтингка килгәндә, Казанның «Лаборатория РТХ» фирмасы беренче урынга чыккан: аның йөртүчеләре ике ай эчендә 116 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Лаештан «Казан май комбинаты» икенче урынны алган: йөртүчеләре 64 тапкыр тәртипсезлеккә юл куйган. Казанның «Викара» фирмасы – өченче (61 шундый очрак). Беренче бишлеккә шулай ук Казаннан «СТР» (60) һәм «Юлташ Логистик» (50) фирмалары эләккән.
Чаллының «Стройстиль» (44), «ПСО Казань» (44), Бөгелмәнең «Нефтестройэнерго» (39), Лениногорскиның «НТК Альянс» (38), «Казань Арена» (37) фирмалары йөртүчеләре дә кимен куймаган.
Бу оешмалар шушы чорда юлларда барлыгы 553 тапкыр тәртип бозган.
Борчуга салырлык саннар бу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмауның һәр очрагы авария ихтималын көчәйтеп, җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка йөртүчеләр тормышына куркыныч белән яный, дип искәртә Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез