Татарстанда юлда ике аю баласын бәрдергәннәр

Актаныш районы юлында ике аю баласын бәрдергәннәр. Бу хакта “KazanFirst” социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә таянып яза.

Телеграм-каналларда ике нәни җанварның көпчәк астында калуы сурәтләнгән видеолар таралган. Кадрлардан күренгәнчә, берсенең бөтенләй танырлыгы да калмаган...
Аю балалары юлда нәрсә эшләгән – анысы билгесез. Әнисез калып, кая барырга белмәгәннәр, күрәсең. Караучысыз калган “сабыйлар” юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булганнар...
Нәни җанварларны бәрдергән йөртүче качкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре