Газетага язылу

Татарстанда юлга чыккан поши белән бәрелештә 23 яшьлек кыз һәлак булган

26 сентябрьгә каршы төндә Татарстанның Алабуга районында М-7 «Волга» трассасында Kia автомобиле пошига бәрелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 25 яшьлек машина йөртүче тизлекне куркынычсызлык таләпләренә туры китереп сайламаган һәм юлга чыккан пошига бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 23 яшьлек пассажиры һәлак булган.

Авариянең барлык шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре