Республика дәрәҗәсендәге юлларда чокырланы ремонтлау эшенә керештеләр. Юлларны кайнар асфальт ярдәмендә ямыйлар. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чокыр-чакырларны ремонтлау өчен асфальтны ун заводтан ташыйлар. Алар Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай районнарында урнашкан. Республика дәрәҗәсендәге гомуми кулланылыштагы юлларны ремонтлау өчен барлыгы 35 асфальт-бетон заводы гамәлдә. “Бүген аларның барысы да эшкә тотынырга әзер”, – дип белдергәннәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Аннан алынган мәгълүматларга караганда, чокырларны ремонтлау эшендә 245 техника һәм 535 эшче катнаша. Алар 26 685 квадрат метр мәйданда ямау салырга өлгергән инде. Чокырларны ремонтлау өчен аерым чыгымнар каралмаган. Әлеге эш юлларны эксплуатацияләү һәм карап тору кысасында алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез