31октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннар 23:00дән 6:00гә кадәр эш сәгатен туктатырга тиеш булачак. Бу турыдагы Татарстанның министрлар кабинеты карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Чикләүләр кертелгән сәгатьләрдә кафе-рестораннарда күңел ачу чаралары уздыру рөхсәт ителми.
Бинага керми генә ризык алып китүчеләргә, заказларны илтеп бирүгә, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә туклануга әлеге чикләү кагылмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез